-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 декабрь 2020, 11:30

“Хатынга җитә калды...”

...Бервакыт бергә эшләгән иптәшләр белән ял итеп, тәмәке тартып утырабыз. Коляска тартып минем хатын килә. Шунда егетләр­нең берсе әйтеп куймасынмы:— Бәй, монысы да синең хатынмыни?!

“Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә” дигән әйтемнең дөреслеген тормыш үзе әледән-әле раслап тора.

Көз көне булды бу хәл. Атна уртасы булуга кара-мас­тан, автовокзал корт күчемени, гөжләп тора. Берәүләр кайта, икенчеләр китә. Мин дә билетымны алып, кузгалырга торучы автобуска кереп утырдым. Урыным бик җайлы, алда, водитель янында туры килде. Инде киттек дигәндә, ерак юлга озата килгән тормыш иптәшемә сүзем калган:

— Гөлләргә су сибәргә оныт­тым. Өйгә кайту белән кара әле үзләрен, — дим, автобус-ның ачык тәрәзәсеннән. Ул ярый ди­гәндәй баш какты.
— Караган, ди! Нинди ир хатын өйдә юк чакта гөлгә су сибеп утырсын?! – Водитель абзый автобусын кыздырган җирдән миңа карап мут елмаеп алды. — Менә шушы автобус күздән югалу белән кызлар янына китәчәк ул...
Әлеге дә баягы шул итәк тирәсендәге темага сүз куертырга бернинди теләк булмаганлыктан, читкә борылып ук утырдым. Бераз эндәшми барганнан соң водитель түзмәде:
— Тәүбә... Әллә чынга ал­ды инде?! Шаярганны да аңла-мый, — диде ул кәефе кырыла төшеп. – Хәер, минем хатын кебек булсаң, төенчекләреңне күтә­реп, әниең янына кайтып китүең дә бар. Моннан 35 ел элек без уйнап әйтелгән сүз аркасында аерылыша язган идек.
— Чынмы? – дигән булдым, бераз ачыла төшеп.
— И көнчел дә инде минем тормыш иптәшем. Дөрес, хәзер басылды инде. Ну яшь чакта нык үзәккә үтте... – дип сөйләп китте абзый. – Яшьрәк вакытта аның каршында ялгыш кына берәр хатын-кызга сүз каттың­мы, бетте баш. Исәнлек сорашып үткәннән дә гаеп таба иде. “Нәрсә ымлаштыгыз анда, кайда очрашырга сүз куештыгыз”, — дип тотына. Бертуган ага-энеләрнең хатыннарыннан, хәтта җизни дип өзелеп торучы үз сеңелләреннән көнләгән чаклары да булды. Ашка-фәлән бардыкмы, кайткач әбизәтелне тавыш. “Нигә табындагы бөтен хатыннар синең авызга гына ка­рап утыра?” — дип җанга ти­­де.
— Юкка гына да көнләмә­гән­дер әле. Утсыз төтен булмый ул, — дим.
— Сәбәпсезгә инде-е... – Шофер абзый тагын да җитди­ләнеп дәвам итә. — “Сулга” йө­рү­че булсам, бер хәл. Бары тик аралашырга, сөйләшергә яратам бит мин. Әтәйдән күчкән җор теллелек, шаяртып алу гадәте дә бар, нишләтәсең. Туган-тумача, дуслар арасында мәҗлес алып баруны да еш кына “син булдырасың”, дип миңа йөкли­ләр. Ә көнләгән кешегә күп кирәкми ич. Табын буена авызын турсайтып утыра да кайткач һич уйламаган нәр­сәләрдә гаеп­ләп теңкәгә тия. Берсенә елмай­ганмын, икенче­сенә кушылып җырлаганмын. Көнләшкән кеше белән яшәү-ләр­нең бер елы икегә тора ул, туганкаем. Бервакыт дусларның уйнап әйтел­гән сүзеннән гаилә­без чак таркалмый калды.
Бу хәл болай булды. Өйләнеш­кәч тә без Стәрлетамак шә­һә­рендә төпләндек. Мин һөнә­рем буенча төзелешкә эшкә урнаштым. Бер ел эчендә монтаж­чылар төркеменә бригадир итеп куйдылар үземне. Тулай торакта яшәргә урын бирделәр. Тиздән фатир мәсьәләсе дә хәл ите­лергә тиеш иде. Хатын ярты яшь­лек улыбыз белән декрет ялында. Һәр көнне үк булмаса да, миңа төшке аш китерә. Бервакыт бергә эшләгән иптәшләр белән ял итеп, тәмәке тартып утырабыз. Коляска тартып минем хатын килә. Шунда егетләр­нең берсе әйтеп куймасынмы:
— Бәй, монысы да синең хатынмыни?! Кичә берсе төшке аш китергән иде, бүген икенчесе... Вәт бәхетлесең син, малай!
Шаяртуын шаяртты да бит, хатынның холкын белмичәрәк әйтте. Ә минем болай да буш урында тавыш чыгарырга гына торучы җанкисәккә җитә калды.
— Ах, син оятсыз икәнсең! Мин синең кем беләндер чуа­луыңны сизенә идем инде... — Йөзе кәгазь кебек агарынган хатын дулый-дулый банка белән ашны бер якка, колясканы икенче якка очырды да баланы күтәреп кайтып та китте.
— Их, булдырдың... – дидем теге иптәшкә. Анысы хатын артыннан йөгереп барып, аңлатып та карады, тик әйткән сүз – очкан кош бит инде ул.
Кичтән кайтсам, өйдә берсе дә юк. Хатын җыенып Туймазыга, әнисе янына ук кайтып киткән. Алырга дип бардым, кая ул, сөй­ләшми дә. “Син — хыянәтче, азгын! Кемлегеңне хәтта иптәш-лерең үк әйтеп тора”, — ди. Вәт уйнап сөйләш, ичмасам. Ярый, әби укыган кеше, минем гаепсез булуымны аңлап тора. Ике сүз­нең бер­сендә “аерылам” дигән кызын чак күндерде. Аерылышуын аерылышмадык, тик аны кабат Стәрлетамакка алып кайтып булмады. Башта ул — әнисе янында, мин Стәрлета­макта яшәдек, соңыннан Туймазыда төпләндек. Биредә мин төзүче­дән шоферга әйләнеп киттем. Хәзер инде утыз ел ме­нә шулай руль артында...
— Теге чакта булган хәлне көлеп искә аласыздыр инде, — дим шофер абзыйның хикәя­тен тыңлаганнан соң.
— Искә төшермәскә тырышабыз, — дип көрсенеп куйды ул. — Хатын хезмәттәшнең сү-зе­нә гомерлеккә ышанды булса кирәк. Минем төзүче карьерам, киләчәккә матур планнарым да шунда “җимерелде”. Тормышыбыз үкенерлек түгел алай. Ул һәм кыз тәрбияләп үстердек, оныкларыбыз бар. Бая синең күңелгә шаяртып кына шом салдым да әйткән сүземнән үзем дә сискәнеп киттем. Уйнап әйт­сәң дә, уйлап әйт, диләр бит…
Фото:woman.rambler.ru
Читайте нас: