Ишембайда 27 яшьлек Руслан Таһировны эзләүдән туктаганнар.
Кызганычка каршы, яшь кешене үле килеш тапканнар. Бу хакта «Отклик» волонтерлары хәбәр итте, ә аннары хатыны Анна да раслады.
- Русланны урман полосасында үле килеш табып, таныдык инде. Моргка җибәрделәр. Безгә эзләргә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, - диде ханым.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Руслан гомере белән исәп-хисап ясаган. Ирнең хатыны һәм кечкенә баласы калган.
Искәртеп узабыз, Таһиров 22 октябрьдә юкка чыга – өйдән иртән иске киемдә китеп югала. Анна волонтерларга мөрәҗәгать итеп, полициягә гариза бирә. Эзләү ике ай бара, һәм бүген генә фаҗигале хәбәр килде...
Фото: кп.ру