-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 декабрь 2020, 17:30

Инвалид оныгына ярдәм итәргә тырышкан...

Узган сишәмбедә республиканы Стәрлетамакта троллейбус депосының 59 яшьлек кондукторын үтерү турындагы хәбәр тетрәндерде.

Узган сишәмбедә республиканы Стәрлетамакта троллейбус депосының 59 яшьлек кондукторын үтерү турындагы хәбәр тетрәндерде.

Соңрак элекке хезмәттәшләре сөйләвенчә, Фәридә ханым пенсиягә чыккан һәм бөтенләй эшләми дә алган, тик барыбер иртә таңнан эшкә чыгуын дәвам иткән. Эш шунда: Фәридәнең кечкенә оныгы инвалид, хатын аны дәвалауда ярдәм итәргә тырышкан.

- Бик якты, игелекле, ярдәмчел кеше иде. Элек мәктәптә инглиз теле укытты, ә соңгы 6 елда безнең депода эшләде һәм һәрвакыт барлык хезмәткәрләр өчен үрнәк булды. 15 гыйнварда юбилеен билгеләп үтәргә тиешләр иде – 60 яшь тула. Ә монда шундый фаҗига... - дип сөйләделәр "Стәрлетамак троллейбус идарәсе" профкомында.

Фәридә үзе Стәрлебаш районыннан икән, ә Стәрлетамакта кызы һәм оныгы белән бергә фатир арендалап торган.

Фәридә ханымны кичә Стәрлебаш районындагы туган авылында җирләгәннәр. Җеназага якыннары һәм хезмәттәшләре җыелган, алар мәрхүмәне яхшы сүзләр белән генә искә алган. Әлеге фаҗигагә һаман ышана алмыйлар...

Фото: кп.ру
Читайте нас: