-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 декабрь 2020, 21:05

Ишек алдында энә тапсаң...

Энә - сихер салуда киң кулланылучы әйбер.

Энә - сихер салуда киң кулланылучы әйбер.
Сихернең барлыгына һәркем ышанмый, шулай да ишек алдында энә күрсәк, башка төрле уйлар килә. Нәрсә бу? Ялгыш төшеп калганмы? Әллә дошман бармы?
Эзотериклар сихер салуда энәне иң киң кулланган әйбер, дип саный. Энә очлы, ул кадала, димәк, аңарда кире энергия күп. Икенчедән, энәне яшерү җиңел. Хуҗалар аны бик озак игътибарга алмаска мөмкин. Шулай да энә тапсаң, нишләргә соң?
Энәгә ялангач кул белән кагылмагыз. Иң яхшысы - себерке белән аны себереп, берәр савытка салырга һәм өйдән ераккарак илтеп ташларга кирәк. Себерке белән савытны яндырырга кирәк. Кайбер белгечләр энәне тоз белән күмәргә дә киңәш итә.
Фото: seldom.news.ru
Читайте нас: