+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 декабрь 2020, 12:15

Исерек водитель... ике үлем

Баймак районында җиңел машина туктап калган йөк машинасы астына барып кергән.

Баймак районында җиңел машина туктап калган йөк машинасы астына барып кергән.

Ике кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Үлем очрагы 24 декабрь кичендә Ишбирде авылында булган. 73 яшьлек ир «семерка» руле артында юл читендә тукталган «Урал» йөк машинасына бәрелә. Бәрелешү нәтиҗәсендә алынган травмалардан ике пассажир хатынның гомере өзелгән, икесенә дә 69 яшь булган. Машина йөртүче үзе якындагы дәваханәгә озатыла.
ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, ул исерек килеш машина белән идарә иткән.
Фото: Башинформ
Читайте нас