-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 декабрь 2020, 17:15

Маньякны әнисе тоттырган

Идел буе маньягын тотарга аның әнисе ярдәм иткән.

Идел буе маньягын тотарга аның әнисе ярдәм иткән.

Исегездә булса, бу адәм Русия буенча сигез ел әбиләрне үтереп йөргән. Башкортстанда ул шундый ике җинаять кылган.

Маньякның шәхесен ачыкларга аның әнисе ярдәм иткән. Mash мәгълүматларына караганда, хатын полициягә берничә ел элемтәгә чыкмаган улын табу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Гадәттә, тикшерүчеләр ДНК анализы ала, аны үлгән һәм тоткыннарның базалары буенча тикшерә, ә аннары нәтиҗәне туганнарына хәбәр итә.

Хатынның улының ДНКсы үтерүченекенә туры килгән, шул рәвешле Идел буе маньягының шәхесе билгеләнгән.

Фото: Татпресса
Читайте нас: