Уфада яшәүче кеше гадәти булмаган видеороликны Тик-Токка урнаштырган. Ул анда төнлә аны даими куркыта торган өрәкне төшерә алганлыгын раслый.
Аның сүзләренчә, берникадәр вакыт элек ул фатирында сәер күренешләр сизә башлаган. Кыз әллә нинди куркыныч тавышлар ишетә.
Ахыр чиктә, ут яктысында йокларга һәм булган хәлләрне камерага төшерергә булган.
Шундый төннәрнең берсендә сәгать икедән соң шкаф ишеге кинәт ябыла, ә кыз уянгач - табигый булмаган рәвештә пәрдәләр хәрәкәтләнә башлый. Болар барысы да телефон камерасының объективына эләккән.
Бу, чыннан да, коточкыч күренә, видео тиз арада миллионга якын карау җыйган.
Шул ук вакытта комментарийларда бу хәлне алдан әзерләп төшергәннәрен раслаучылар да бар.