Чана бавы баланың муенына уралган...
Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә яшәгән 7 яшьлек кыз өчен кышкы күңел ачу чаралары күңелсез тәмамланган.
25 декабрьдә Старатель бистәсенең курорт урамында урнашкан бер йорт янындагы мәйданда таудан шуган вакытта һәлак булган кече сыйныф укучысының мәете табылган. Шаһитлар сүзләренә караганда, аның муенында бүртенгән эз булган, әйтерсең лә аны кемдер буган.
"Ул таудан шуды, аннары егылды да үлде", - дип сөйләгән фаҗига шаһиты булган икенче бер укучы.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул чана бавы муеынына уралып буылудан үлгән. Хокук сакчылары, бу хәл криминаль характерда түгел, дип белдерә. Шуңа карамастан, хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: Dmitry Chasovitin / Global Look Press