Республикада чәчләр үрә торырлык җинаять булган.
Уфада хатыны белән талашканнан соң, балаларын алып ВАЗ-2115 машинасында киткән ирне эзләү фаҗигале темамланды.
Бер һәм алты яшьлек балаларның һәм ирнең гәүдәләре Дәүләкән районында Өршәк буенда табылган. Бу - ирнең туган ягы.
Башта ир балаларны үтергән, аннары үзенең гомерен өзгән. Балалар машина газына агуланып үлгән, дип фаазлана.
Әлеге җинаять алдыннан ир белән хатын арасында ызгыш чыга. Корпоративтан кайткан хатын иренә хыянәте һәм аннан китәргә теләге турында белдерә...
Соңынан аның ире калдырган язуны табуы да билгеле.
Бу хәлне Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты тикшерә.
Республикада мондый хәл былтыр теркәлгән иде. Хатыны белән талашканнан соң, Артем Мазов, ике улын елгага батырып, билгесез юнәлештә юкка чыкты. Балаларның гәүдәләре быел җәй табылды.