Кичә Дәүләкән районында Уфада яшәгән 37 яшьлек ирнең һәм аның ике баласының үле гәүдәләре табылды.
Ир хатынының хыянәтен һәм аерылышырга карар итүен кичерә алмыйча, сабыйларын һәм үз-үзен үтергән.
Күпләр әлеге гаиләне яхшы яктан гына искә ала. Тик менә якыннан белүчеләр гаиләдә барысы да читтән генә яхшы күренә иде, дип раслый – биредә барысы да аерылышуга барган. Ә бу очрак соңгы тамчы булган.
- Ул көнне хатын өенә иртән генә кайта, аны ире ишегалдында машинада көтеп утыра. Алар сөйләшә, аңлаша һәм бергә өйләренә керә. Иртәгәсен көндез ул, янәсе, балалар белән йөреп керергә чыгып киткән, ә чынлыкта мәкерле планын тормышка ашырган, - дип сөйли танышлары.
Үлеменә берничә минут кала ул хатынына шалтырата һәм улының үлүен, ә берничә минуттан кызы да үләчәген әйтә. Шундый ук эчтәлекле хәбәрне абыйсына да җибәргән. Шуннан соң ир элемтәгә чыгудан туктый һәм берникадәр вакыттан соң балалары белән үле килеш табыла. Алар машинадагы газ исенә агуланып үлгән.