-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 декабрь 2020, 13:35

Ковид туасы баланы харап иткән

Уфада яшь кыз йөклелекнең соңгы срогында ковид-үзәгенә эләккән.

Уфада яшь кыз йөклелекнең соңгы срогында ковид-үзәгенә эләккән.

Пациентта чирнең авыр формасы табылган. Ул биш атнадан артык куркыныч вируска каршы көрәшә.

Яшь хатында үпкәләренең 80 проценттан артыграгы зарарлануы ачыклана. Аны ИВЛга күчерәләр.

Ул баласын реанимациядә үзе тапкан. Хатын авыр сынауны уза. Ә менә бала коронавирус инфекциясе фонында ананың организмында тупланган барлык токсиннарга түзмәгән. Сабый әле карында чагында ук үлә, ә берничә сәгатьтән соң гына ананың тулгагы башлана.

"Хатын өч сәгать эчендә баласын тудырды. Ул үзе сөйләгәнчә, ни булганын аңламаган да. Ә ул шундый әдәпле, шундый тәрбияле, бала туганнан соң: «Мин үземне яхшы тоттыммы?» - дип сорады. Иртән без аңа хәлне аңлаттык, әмма пациентка безне ишетерлек дәрәҗәдә түгел иде. Без аңа өйдә аны өлкән баласы көтүен искә төшердек, ә һәлак булган сабый үзе авыр инфекция фонында чирле иде. Бала бөтен авыруны үз өстенә алган, без аңа моны аңлатырга тырыштык", - ди дәваханә хезмәткәрләре.

Хатын кич белән генә хәлне аңлый, елый, аңа тынычландыралар, укол ясыйлар, ул йоклап китә.

Бәхеткә, икенче көнне үк кыз үзен күпкә яхшырак хис итә: аппетиты барлыкка килә, ул хәтта караватка торып утыра алган. Ә инде ун көннән соң пациентны реанимациядән чыгаралар, шуннан соң ул тагын ике атна бала тудыру йортында була.

Фото: Башньюс
Читайте нас: