Уфаның танылган блогеры Рөстәм Нәбиев Ютубта автор каналының алып баручысы Ирина Шихманга интервью биргән.
Журналист белән әңгәмә вакытында Рөстәм Нәбиев үз тормышында булган тагын бер фаҗига белән уртаклашты: аның әнисен 1993 елда, Рөстәм әле бик кечкенә чагында ук үтергәннәр. Блогер аны хәтерләми диярлек. Шуннан соң аны тәрбиягә туган апасы алган.
- Үтерүче әти иде... Ул аны аффект хәлендә үтерүе турында әйтте, чөнки аңа әни турында нидер сөйләгәннәр. Мин бөтен нечкәлекләрен дә белмим. Ул аны буып үтергән..., - диде Нәбиев һәм соңынан еш кына әтисе янына төрмәгә баруын да өстәде.
Хәер, фаҗига Рөстәмне сындырмаган: хәзер ул - бәхетле ир һәм ике гүзәл кызның әтисе. Ә күптән түгел үз рекордын куйды һәм дөньяда беренче булып кулларында Эльбруска күтәрелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты һәм аңа Эльбрус түбәсеннән алып төшкән ташны бүләк итте.