+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 гыйнвар 2021, 16:25

Дүрт турист югалган

Башкортстаннан өлкән яшьтәге дүрт турист Чиләбе өлкәсендә адашкан.

Башкортстаннан өлкән яшьтәге дүрт турист Чиләбе өлкәсендә адашкан.
Аларның сәфәргә 26 декабрьдә үк китүләрен хәбәр иттеләр. Эзләүгә бүген керешкәннәр. Коткаручылар аларны Катав-Иваново районында эзли.
Туристларның теркәлү узган һәм планлаштырылган вакытка Тюлюкка әйләнеп кайтмаганлыгы хәбәр ителә. Бу хакта мәгълүмат кичә килгән.
Эзләүдә Чиләбе өлкәсе эзләү-коткару хезмәтенең Усть-Катав отряды коткаручылары һәм егерьлары катнаша.
Хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән, 50, 57 һәм 48 яшьлек хатыннарның, янә 62 яшьлек ирнең походка китүе турында хәбәр ителә.
Төркем Сатка районының Себер поселогыннан Зюраткүлга сәфәр чыккан. Алар 2 гыйнварда кайтырга тиеш булган.
Фото: кп.ру
Читайте нас: