Легендар спортчы да мине куып җитә алмады...
...Кечкенәдән үк, урамга чыга башлау белән, чаңгы өстендә булдым. Чаңгыны өлкән абыем Әхмәтзәки ясап бирә. Нинди агач таба — шуннан, чаганнан ясалганнары булды, каеннан... Башта ул чаңгыларда Ибраһим абыем шуа. Ул миннән өч яшькә зуррак. Төпсез ыштан киеп шуа иде, диләр... Мин анысын күрмәдем. Үзем чалбар кия идем. Баштагы мәлне трикодан, соңрак — бумазимы, бәз дип аталамы — иң арзан тукымалардан теккән костюмнар киелде.
Кырык градус салкын булган көннәрдә мәктәпкә баргач, артык суык укырга ярамый, дип, дәресләр үткәрмичә безне кайтарып җибәрәләр. 40 градус — нинди суык булсын! Кайтам да, җәйге трико киеп, чаңгы шуарга чыгып китәм. Костюм җәйге булгач, ул үтәкүренмәле диярлек. Юканың юкасы. Хакы 3 сум тора. Эчтән бүтән төрле җылы әйбер киелми, чөнки аларның бөтенләй юк чагы.
Шундый көннәрнең берсендә, гадәттәгечә, чаңгы тагып чыгып йөгердем. Якын күршеләрнең мине мондый экипировкада күргәне бар, алар аптырамый. Ә менә бер өлкән яшьтәге апа авылның икенче башында тора, ул беренче мәртәбә күреп калган. Өенә кайтып җиткәнче очраган авылдашларга тыны бетеп сөйләп кайткан:
— Нәрсә булды икән?! Гыйләҗетдиннең кече улы шушы суыкта өеннән шәрә килеш чыгып йөгерде. Әстәгъфирулла!
...Ясалма чаңгыларда хәтсез еллар шудым. Аларга киез итек белән басасың, каештан ясалган бау белән беркетәсең. Бик ышанычлы килеп чыкмый да соң, бүтән ысул юк. Таудан төшкәндә егылып китсәң, пима белән чаңгы салынып, үзаллы шуып качалар. Носкидан килеш аларны барып аласың.
Кулдан ясалган чаңгылар сынарга да күп сорамый, шуңа күрә күп вакыт ике төрле чаңгыда шуарга туры килде. Парның берсе чаганнан эшләнгән — киң һәм юка, икенче чаңгы каеннан — тар һәм калын. Бу һәрберсенең берәр сыңары сынганлыктан шулай.
Үсә төшкәч, мәктәп биргән чаңгыларда шуа башладым. Алар — ботинкалы, таяклары — бамбуктан. Мәктәпнең көчле чаңгычылары гына андый бәхеткә ия. Минем баш күккә тия!
...Мәктәптә укыганда, заводта эшләгәндә район һәм шәһәр үткәргән ярышларда катнаштым. Уңышлы чыгышларым күп булды.
Дөрес, баштагы мәлне шәһәр спортчылары — укучылар булсынмы, эшчеләрме — мине дусларча шаярткалап алгалады. Шәһәрнекеләр матур спорт формалары кигән, минем янга килеп: “Менә Нуретдинов — спорт мастеры, СССР чемпионы, фәлән-төгән”, дип төрттереп китәләр. Мин юморны аңлап үстем. Шаяруларны җиңел кичерәм. Әлегә эндәшмим. Әмма дистанциядә тегеләрне куып-җитеп узганда, урман каравылчысы утын урлаган кешегә кычкырган кебек, каты тавыш белән “Лыжня бир!” дип сөрән салам. Мескеннәр каушап, егылып кала. Шулай итеп тегеләрдән үч алам. Икенче ярышта минем янга килмиләр...
Бервакыт тирә-якта билгеле чаңгычы белән кызыклы әңгәмә булды. Ул Түбән Троицкий поселогыннан беренче разрядлы чаңгычы, күп ярышларда призлы урыннар алган Чупраков иде. 10 километрга ярыш алдыннан очраштык. Жирәбә буенча дистанциягә аның белән бер-бер артлы басарга тиешбез. Ул миннән ярты минутка соң китә.
Старт алдыннан миңа нотация укый:
— Мин синең Ибраһим абыеңны беләм. Көчле чаңгычы һәм акыллы егет. Син дә миңа дусларча бул инде. Мин сине куып җиткәч, чаңгы юлын тиз генә, каршылыксыз бушат. Килеп җитәрәк “Лыжня!” дип кычкырырмын.
— Ярар, ярар, һич-шиксез! — дим.
Миңа шундый легендар чаңгычының йомшак мөрәҗәгате нык ошады. Үзенә тиң итеп сөйләште ич, ничек юл бирмисең?! Килеп җитүеңне сизү белән читкә чыгармын, дим.
...Ярыш башлану белән артка карый-карый йөгерәм. Бүтән уем юк, Чупраков куып җитү белән юл бирергә әзерләнәм. Борылышка кадәр йөгерәм дә — әйләнеп карыйм, тау башына йөгереп менәм — борылып карыйм. “Кайчан куып җитә инде, тизрәк узып китсә, тынычланып барыр идем”, — дип уйлыйм.
Юк та юк теге. Финишка килеп җиткәнче интектем. Миннән соң ике минут үткәч килеп егылды узышчым. Минут ярымга отылган.
Башка ярышларда катнашканда ул да миңа башкача якын килмәде. Мин аны узган очракта чаңгы юлын, алдан сөйләшеп куймасак та, тиз генә бушатырга карар иткәндер...
Ренат Нуретдинов.
Дүртөйле районы.