-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 гыйнвар 2021, 14:20

Корриданы коронавирус җиңде!

Данлыклы уеннар пандемия аркасында үткәрелмәү сәбәпле, 120 үгезнең гомере сакланып калачак.

Данлыклы уеннар пандемия аркасында үткәрелмәү сәбәпле, 120 үгезнең гомере сакланып калачак.

Үгез елына аяк басканда, әлбәттә, әлеге көчле һәм усал хайван белән бәйле тарихи вакыйгаларны, аның катнашлыгында узган төрле чараларны барлау да урынлы булыр. Иң куркыныч уеннар исемлеге коррида белән башлана. Тамашачылар каршында башкарылган “канлы уен” инде 250 елга якын дәвам итә. Кеше һәм үгез арасында барган көрәштә кемнең җиңеп чыгасы да мәгълүм булмаган тамаша бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
1771 елның 23 июнендә Испаниядә узган корридада матадор Хосе Кандидо Экспозито һәлак була. Һәм ул тарихта “канлы күңел ачу”да җан биргән беренче корбан булып теркәлә.
“Испания — дөньяда үлем милли (дәүләт) тамаша буларак кабул ителгән бердәнбер ил”, — дип яза шагыйрь һәм драматург Федерико Гарсиа Лорка. “Яшелләр” һәм күпсанлы дәүләт эшлеклеләре коррида үткәрүне тыюны таләп итеп чыгыш ясауга карамастан, ул һаман да испанлыларның милли символы һәм горурлыгы булып саклана. Түбәндә коррида белән бәйле, шул ук вакытта күпчелек өчен авыр кабул ителгән фактлар тасвирлана.

Кияүләр көч сынашкан

Аңлатмалы сүзлектә тореро — корридада катнашучы теләсә кайсы уенчы дип тәрҗемә ителә. Французлар аларны тореадорлар дип тә атый. Матадор — корридадагы төп уенчы (катнашучы). Ул — тамашада үгезне үтерергә тиешле җәяүле тореро.
Урта гасырларда корридаларны, традиция буларак, еш кына туй мәҗлесләре көнендә оештырганнар. Авылларда затлы гаиләләрдән булган кияү егетләре, үгез белән алышып, үзенең сәләтен, көчен күрсәтер булган. Әлбәттә, аның төп бурычы — киленнең туй тасмалары белән бизәлгән дротикны — кыска саплы сөңгене үгезнең җилкә калкымына (холка) кадау. Билгеле, көчле хайван белән көч сынашу бик хәвеф­ле. Шуңа күрә дә кияү егетнең дуслары әлеге тамаша өчен иң тыныч һәм хәлсез үгезне сайларга тырышкан. Мондый очракта инде җиңүнең кем файдасына тәмамланачагы алдан ук билгеле була һәм “матадор” егет бәйгегә курыкмыйча чыккан. Шулай да кайбер уеннарда кияү егетнең берникадәр җәрә­хәтләнүе аркасында туй мәҗлесләрен кичектереп тә торганнар.

Ел саен 30 мең мал корбан була

Гомумән, корридада катнашасы үгезләр аерым токымлы, аларны махсус фермаларда үстергәннәр. Ни­чек кенә булмасын, уенда катнашкан малның бәйгедән соң исән калу шансы юк дәрәҗәсендә. Кешедән көч-лерәк булып, аны җиңелүгә дучар иткәндә дә үгезне аренага башкача чыгармаганнар.
Корридалар аеруча Испаниядә, шулай ук, Португа­лиядә һәм Франциянең көньягында киң таралган. Мондый күңел ачу чарасына халык күп йөри. Фәкать шушы илләрдә генә елына алты меңгә якын коррида һәм новильяд үткәрелә. Новильяд — корриданың бер төре, анда яшь тореадорлар һәм өч яшьтән зур булмаган үгезләр катнаша. Якынча исәпләүләр буенча гына да әлеге шоу аркасында ел саен 30 мең башка якын терлек якты дөнья белән хушлаша.

Алыш 10 минуттан артмый

Коррида уены катгый вакыт белән чикләнгән. Тамаша билгеле сценарий кысаларында оештырыла һәм аның традицияләреннән читкә тайпылуга юл куелмый. Үгез белән көч сынашу өч өлешкә бүленә, ул “терция” дип атала. Аның беренче һәм икенче өле­ше аренадагы үгезне котырту, ачуын кабарту белән бәйле. Мал тәненең төрле урыннарына энә белән кадап, муенына хәнҗәр белән төртеп җәфа­лыйлар.
Һәм, ниһаять, өченче терция вакыты җиткәч, үлемечле сугышка матадор кушыла. Аңа үгезне үтерү өчен нибары 10 минут бирелә. Вакыт үткәнен тамашачылар экстремаль халәткә кереп күзәтә. Кешеләрнең көчле акыру-кычкыру тавышы коррида мәйданындагы үгезнең усаллыгын, мәкерле көчен арттыра. Ә ма­тадорның төп максаты — уңайлы мөмкинлекне туры китереп, кыска саплы сөңгене үгезнең нәкъ йөрәгенә кадап, аны тизрәк үтерү.

Ите чиркандырмый

Аренада үтерелгән үгез түшкәсен моның өчен махсус әзерләнгән кешеләр өстерәп алып чыгып китә дә шунда ук үз эшен көтеп торган ит чабучыларга тапшыра. Испаннар сөйләвенә караганда, корбан булган малның ите аз тәэмин ителгән гаиләләргә яисә дәваханәләргә һәм социаль приютларга тапшырыла. Мондый иттән беркем дә чирканып баш тартмый.
Шунысы да бар: коррида законнарына ярашлы, матадорны үтергән үгез исә берничек тә “гафу ителми” — аны да үлем көтә. Әлбәттә, тамашачылар мондый үгезне исән калдыруны сорарга да хокуклы. Моның өчен “дүрт аяклы” көрәшче бәйгедә үзен хәй­ләкәр, оста һәм җиңелмәс “батыр” итеп күрсәтергә тиеш була. Байтак еллар элек Испаниядә “Мурсиелаго” кушаматлы үгез шундый яклауга ия була. Ул алыш дәвамында җилкәсенә ике дистәдән артык сөңге алып та исән кала. Соңыннан аның кушаматы урындагы супермаркетка бирелеп мәңгеләштерелә. Матадорны үлемгә дучар иткән әлеге үгезнең гомере барыбер кыска була.

Җиңүчегә — колагы һәм койрыгы

Матадорларны бүләкләү зур тантана төсен ала. Әлеге тамашаны оештыручылар аның өчен акчаны кызганмый. Әмма аеруча батырлык күрсәткән матадорга үзенчәлекле бүләк бирү тәртибе дә бар. Ул — бәйгедә җиңелгән үгезнең колаклары яисә койрыгы. Әлеге трофейны аренада җан биреп яткан, яки үлеп бетмәгән үгездән кисеп алалар. Аннары әлеге “югары бүләк”не кулына тоткан матадор, арена буен­ча “почетлы әйләнеш” ясап, аны алкышларга күмгән тамашачыларга күрсәтә.
Үгез колагына ия булу матадор өчен мәртәбә булып санала. Еш кына җиңүчене яу кырыннан тамашачылар иңнәрендә күтәреп, мактау сүзләрен кыч­кырып озата торган булган.

Үлем очраклары кимегән

Матадорның карьерасы, нигездә, 18-20 яшьтән башлана һәм 40 яшькәчә дәвам итә. Шушы вакыт эчендә аларның һәркайсы уртача егермегә якын яра алып өлгерә. Үгез белән алышу уңышлы тәмамланса, бер уенда гына да ул берничә йөз мең еврога ия булырга мөмкин. Кызганычка каршы, корридада катнашучылар арасында җитди яра алучылар да аз түгел. Бик күпләр гарипләнә, гомерлеккә инвалид креслосына калганнар да бар.
Әлбәттә, үгез белән сугышып яраланучыларның җәрәхәтләрен еш кына тамашачылар алдында тегү очраклары да булгалый. Яшәү белән үлем арасында калганда, язмышларны минутлар хәл иткәндә үгез алдында көчсезләнү бөтенләй онытыла.
Шунысы куанычлы: соңгы унъеллыкларда коррида уеннары барышында фаҗигаләр, кеше үлеме очраклары кимү күзәтелә. Моңа антибиотиклар куллану ярдәм итә, чөнки элек тореадорларның үлеме еш кы­на яралануга түгел, ә аларның каны агулануга һәм инфекция таралуга бәйле булган.
Коррида уеннары белән бәйле төп мәгълүматлар 1747 елдан башлап теркәлгән. Рәсми статистикага караганда, шушы вакыт эчендә дөньяда 700гә якын матадор һәм башка тореро уен барышында җан тәслим кылган. Соңгы фаҗигале очрак берничә ел элек кенә Испаниядә теркәлде. Теруэль шәһәр­чегендә үткәрелгән корридада котырынган үгез 29 яшьлек егетнең күкрәген тирән җәрәхәтләп үлемгә дучар итә. Бу — соңгы 30 елдагы беренче очрак була. 2017 ел­ның җәендә Франциядә дә шундый ук хәл кабатлана.
Әйткәндәй, бу илдә бер гасырга якын коррида тамашаларында матадор үлеме теркәлмәгән булган. Шушы фаҗигаләрдән соң дөнья җәмәгатьчелеге, гомумән, мондый тамашалар үткәрүне туктатуны таләп итеп чыгыш ясый башлады. Кызганычка каршы, милли традиция һәм аерым илләрдә халыкның яраткан тамашасына әйләнгән “канлы уен”нарга чик куярга ашыкмыйлар әле.
Әлбәттә, дөнья күләмендә коронавирус “кызу канлы” көрәшчеләрне бу уеннардан берникадәр арындырып тормакчы. Пандемия аркасында, мәсәлән, Испаниядә 2020-21 елларда корриданы вакытлыча тыйдылар. Якынча исәпләүләргә караганда, бу 120 үгезне үлемнән саклап калачак.

Төрле чыганаклардан
Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: