Яшь гаилә, коронавирус инфекциясен йоктырудан куркып, аерым утрауга яшәргә киткән.
Бөекбританиядән бер гаилә пары бер ел элек кечкенә утрауда коронавирустан изоляцияләнгән.
Алар утрауга узган елның мартында, Бөекбританиядә коронавирус аркасында чикләүләр кертүгә бер атна кала күченгән. Ул чакта ир белән хатын нәрсәдән качуларын күз алдына да китерә алмаган.
Гаилә утрауда кечкенә коттеджны арендага алган. Кызганычка каршы, анда электр, су, газ юк. Утрауда беркем дә даими яшәми. Ир белән хатын анда үз хуҗалыгын алып бара, кер юу һәм юыну өчен яңгыр суы куллана. Кесә телефонына алар кояш батарейкалары куйдырткан. Ир әйтүенчә, утрауда 4G элемтәсе бар, дип хәбәр итә The Sun басмасы.
Җәй көне алар кышка җитәрлек азык-төлек запасы туплап куйган инде.
Фото: voombu.ru сайтыннан.