Бу фаҗиганең хәл-шартларын ачыклыйлар.
Учалы районының Имангул авылында 7 гыйнвар иртәсендә 15 яшьлек кызның мәетен табып алганнар. Урындагы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы үз йортында һәлак булган.
Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, вакыйга урыныннан халат бавы, телефон һәм блокнот алынган.
Һәлак булган кыз хат калдырганмы-юкмы, билгесез. Хәзер мәктәп укучысының бу гамәленең сәбәпләре ачыклана.
"Үз-үзенә кул салуга җиткерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: кп.ру