Башкортстанда Салаватта яшәүче 31 яшьлек Рәсүл Асатуллаевны эзлиләр.
Кичә полиция бүлегенә аның туганнары мөрәҗәгать иткән. Алар белдерүенчә, былтыр 27 декабрьдә Рәсүл Салаваттан Уфага акча эшләргә киткән.
Әмма өенә әйләнеп кайтмаган, ә телефоны сүндерелгән. Билгеле булганча, ир элек тә юкка чыккалаган, спиртлы эчемлекләр кулланган.
Өендә аны якыннары көтә. Бу кеше турында нидер белсәгез, полициягә мөрәҗәгать итегез.
Фото: кп.ру