-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 гыйнвар 2021, 17:20

Өч көн моргта яткан...

Һәм өшеп уянып киткән...

Һәм өшеп уянып киткән...

Түбән Новгород өлкәсендә 56 яшьлек ир морг хезмәткәрләрен бик нык куркыткан.

Виктор Самохвалов сөйләвенчә, бу хәл аның үзен өйдә начар хис итүеннән башланган. Аның ун ел дәвамында йөрәге белән проблемалары булган. Нәтиҗәдә, ир күршесенә шалтырата һәм ярдәмгә чакыра.

Шулай ук ул үзе дә ашыгыч ярдәм чакыртырга маташа. Шуннан соң берни дә хәтерләми. Ушына килгәч, коточкыч салкынлык сизә. Аннары кайда ятуын аңлый һәм суыткычтан санитарлар янына чыга...

Табиблар бу очракны уникаль дип атый. Шул ук вакытта үлгән дип уйлаган кешенең терелү очраклары булган. Әмма монысында сүз табибларның үлемне билгеләгәндәге хаталары турында бара.

Шуңа да карамастан, Самохвалов өч тәүлек суыткычта үткәргән, ә анда "хәтта сәламәт кеше дә исән кала алмый", - дип белдерә экспертлар.

Фото: кп.ру
Читайте нас: