+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 гыйнвар 2021, 12:25

Өметләрен өзми эзләгәннәр иде...

Кызганычка каршы, егетнең гәүдәсе табылган.

Кызганычка каршы, егетнең гәүдәсе табылган.

Башкортстанда 18 декабрьдә хәбәрсез югалган 19 яшьлек Артур Садыйковны үле килеш тапканнар. Бу хакта «Отклик» эзтабарлар отряды волонтерлары хәбәр итте. Яшь кешенең гәүдәсе кайда һәм нинди шартларда табылуы аныкланмый.

«КП-Уфа»га егетнең үлеме турындагы мәгълүматны аның туганы раслый. Ул, авыр эмоциональ халәтенә сылтанып, нинди дә булса шәрехләрдән тыелып калган.

Искәртеп узабыз, 18 декабрь көнне Садыйков Ишембай шәһәрендә иптәшләре белән булган фатирдан чыгып китеп, гаиләсе һәм дуслары белән элемтәгә керүдән туктаган иде. Ул телефонын һәм документларын өйдә калдырган. Артур югалу белән хокук саклау органнары эш башлый. Алар видеокүзәтү камераларыннан язуларны ала. Шулай ук җинаять эше кузгату турында да хәбәр ителде.

Мәрхүмне якыннары һәм волонтерлар соңгы көннәргә кадәр эзләделәр.

Соңгы тапкыр Артурны Стәрлетамактан моңа кадәр ул яшәгән Красноусолга китеп барган автобуста күргәннәр...

Фото: кп.ру
Читайте нас