+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 гыйнвар 2021, 08:10

"Үлгән маллар артканнан-арта..."

Бер фермер хуҗалыгында малга куркыныч дару бирелүе ачыкланган.

Бер фермер хуҗалыгында малга куркыныч дару бирелүе ачыкланган.

Бу коточкыч хәл Белгород өлкәсенең Валуйки шәһәрендә ачыкланган. Иң башта бу куркыныч хәл турында урындагы халык Интернет челтәрендә язып чыкты.

"Күптән түгел төнлә биредәге урманга хуҗалыкның хезмәткәрләре үлгән малны чыгарып ташлады. Мин үз күзләрем белән бу хәлне күргәч, артыма ава яздым. Үлгән маллар саны көннән-көн арта бара. Элегрәк кайбер кешеләр фермерның малларны тизрәк үстерү өчен аларга дару бире турында сөйли иде. Әмма мин ышанмадым. Шунысы куркыныч, шул малларның итен шәһәр кибетләренә тараталар һәм без аны сатып алабыз. Бу хәл бит куркыныч авыруларга китерергә мөмкин..." - дип язган бер кеше.

Арытаба халык хокук сакчыларына гариза язган. Хәзер алар, ветеренария белгечләре белән берлектә тикшерү үткәрә.

Фото: mrhvost.com сайтыннан
Читайте нас