+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 гыйнвар 2021, 15:30

"Өметне өзмибез..."

Анастасия Заворотнюкның кызы әнисенең авыруы турында менә ниләр әйтте.

Анастасия Заворотнюкның кызы әнисенең авыруы турында менә ниләр әйтте.

Билгеле булуынча, актриса озак вакыт онкологик авыруга каршы көрәшә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Русия галимнәре Заворотнюкны эксперименталь препарат белән дәвалый.

Анастасияның кызы үзенең Instagramдагы аккаунтында йолдызлы әнисенең хәле турында белдергән. Актрисаның җанатарларыннан берсе: «Әниегезнең хәле ничек?» - дип сорый. Анна җаваптан качмый һәм аның хәле турында хәбәр итә.

"Минем әни бик нык авырый, әмма без дәваланабыз, яхшыга ышанабыз һәм мин барысын да җиңәрбез дип бик өметләнәм", - дигән кыз.

Сүз уңаеннан, элегрәк НТВ телеканалында "Син ышанмассың!" тапшыруы эфирында телевидение алып баручысының дусты һәм күршесе Вячеслав Манучаров йолдызның төзәлүгә бара башлавы турында хәбәр итте.

Фото: Instagram / anna_zavorotnyuk
Читайте нас: