-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 гыйнвар 2021, 12:45

Әтисен, әнисен, кызын юк иткән...

Раштуа бәйрәменнән соң тулы бер гаиләнең гомере өзелде.

Раштуа бәйрәменнән соң тулы бер гаиләнең гомере өзелде.

Ирле-хатынлы Рафаэль һәм Фәридәнең һәм аларның 18 яшьлек кызлары Камиләнең мәетен Казанның Чуйков урамындагы йорт подъездында табалар. Дүртенче кат тулысынча канга баткан, ишекләрдә дә канлы эзләр калган була — күрәсең, алар ишек шакып ярдәм сорарга тырышкан.

Тикшерү фаразы буенча, фаҗига 8 гыйнварга каршы төндә булган. Кыз янына кунакка аның егете — 22 яшьлек Рөстәм килә. Ул кызның әти-әнисе белән ызгышып китә, аннары 59 яшьлек хатынга һәм 62 яшьлек иргә пычак белән чәнчә. Соңыннан кызга да ташлана.

Бөтенесен дә үтергәннән соң, Рөстәм үз-үзенә дә кул салырга тели. Ул дүртенче кат тәрәзәсеннән сикерә, әмма исән кала. Аны дәваханәгә алып китәләр, дип яза "Интертат".

Кызның әнисе 20 ел "Мәдәни җомга" гәзитендә эшләгән коллегабыз булып чыкты. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Кызлар! Егетләрне игътибар белән сайлагыз, начар уйлы бәндәләрдән ерак йөрегез.

Фото: Интертат
Читайте нас: