+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 гыйнвар 2021, 21:15

17 генә яшьтә иде...

Башкортстанда бәрелешкән автобусларның тагын бер пассажиры вафат булган.

Башкортстанда бәрелешкән автобусларның тагын бер пассажиры вафат булган.

10 гыйнварда Кропачево - Мәсәгуть - Әчит трассасында Татар Малаязы авылы янында "Ford Transit" автобуслары бәрелешкән иде. Беренче автобусның 15 пассажирыннан 6 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз һәлак булганнар иде.

Тагын 10 кеше якындагы дәваханәгә китерелгән, аларның дүртесе – балалар. Шулай ук икенче автобус йөртүчесе һәм бер пассажир дәваханәгә салынды.

Бүген көндез Малаяз үзәк район дәваханәсенең реанимациясендә авариядә зыян күргән 17 яшьлек кызның вафат булуы билгеле булды.

Бу фактны төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Авариядә шулай ук аның 13 яшьлек сеңлесе зыян күргән, ул реанимациядә кала.

Фото: кп.ру
Читайте нас: