+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 гыйнвар 2021, 16:20

Бәхетең бар икән, сабый!

Башкортстанда арка-мускул атрофиясеннән интеккән бала бик кирәкле дару отты.

Башкортстанда арка-мускул атрофиясеннән интеккән бала бик кирәкле дару отты.

Варвара Хәйруллинага 160 миллион сумлык Zolgensma уколын бушлай ясаячаклар. Лотереяне Швейцария фармацевтика компаниясе оештырды.

Варварага -1 яшь һәм 11 ай. Аны коткару өчен бердәнбер мөмкинлек - 165 миллион сумлык Zolgensma препараты. Хәйруллиннар гаиләсе дару сатып алу өчен ашыгыч рәвештә акча җыюны игълан иткән иде, берничә ай эчендә 10 миллион. сумнан аз гына күбрәк акча җыелган. Хәзер инде ул да кирәкмәячәк, кичә кызның препаратны отуы билгеле булды.

«Дуслар! Безнең шатлыкның чиге юк! Варя лотереядә Золгенсма отты! Безнең белән булган барлык кешеләргә дә рәхмәт! Ярдәмегез өчен рәхмәт! Сезнең изге йөрәкләрегез өчен!» - дип хәбәр итте әнисе Мария.

2020 елның сентябрендә Zolgensma уколын Башкортстаннан берьюлы ике бала — Стәрлетамактан бер яшь ярымлык Анелия Рәфгытдинова һәм Уфадан бер яшьлек Маргарита Кантюкова отты, дип хәбәр итә «Башинформ». Декабрьдә уңыш 10 айлык Әскар Исхаковка насыйп булды.

Фото: Башинформ
Читайте нас: