Кеше милкенә кул сузучылар җәзасын икеләтә алды.
Участковый өчен тыныч кына үткән көннәр сирәк буладыр ул. Июль аеның матур гына бер иртәсендә минем карамактагы авылларның берсеннән олы гына яшьтәге бер абзый эзләп табып, кайгысын сөйләде.
Умарталыгын басканнар. Балын, аертып өлгермәгән кәрәзләрен, югалган кортларын жәлләп еламый гына.
– Якындагы авыл кешеләренең эше дип уйлыйм. Бәләбәйдән килеп урламаганнардыр бит? Чишмәдән дә түгел, әлбәттә, – диде ул.
Бу авыллардагы халыкның һәрберсен белмәсәм дә, күпләре миңа таныш иде. Эшне өч-дүрт ел элек кыен хәлдән коткарып алып калганнан соң якын дустыма әйләнгән кешедән башладым. Аның белән бераз сөйләшеп торганнан соң, зур булмаган бу авылда кайсы йортка кереп, кемнең кылын тарткалап карарга икәнлеген чамалап алган идем инде. Шулай да бу бер генә кеше башкарып чыгарлык эшкә охшамаган.
Шикләнгән кешеләр исемлегемдәге беренче йортның ишеген шакыдым.
– Хәлим, бу синме? – дип, йокысыннан уянып та җитмәгән егерме өч яшьләр тирәсендәге егет сүгенә-сүгенә килеп чыкты. Мине күргәч, көтмәгән кунагын күргән хуҗа кебек аптырап калды. Кулым белән өйгә үтәргә ишарәләдем. Күзләрем белән өй эчен “бораулап” чыккач, егеткә кинәт кенә сорау бирдем:
– Төнлә Хәлим белән кайда булдыгыз?
– Күрмисезмени, йокыдан торып киләм?!
– Җавабың дөрес түгел, кулларыңны күрсәт!
Бармаклары шешенгән кебек, бал исе дә сизелә. Ләкин аны гаепләргә бу гына аз шул. Егетнең бите дә чиста, корт чакканга охшамаган. Киемнәрен тотып карарга булдым.
– Пинжәгем ишек янындагы элгечтә, чалбарымны хәзер киям, – дип, урындыкта яткан чалбарына үрелде.
– Кимичә тор! Өлгерерсең!
Егет, караватына утырып, тын да алмыйча мине күзәтергә кереште. Мин аның эленеп торган пинжәгенә күз сирпедем. Клубка, кызлар янына йөри торганга охшамаган. Эш пинжәге. Тыныч кына, уйланып басып торганда безелдәгән тавыш ишетелде. Корт тавышы. Акрын гына тавыш ишетелгән кесәне ачып карыйм, анда, чынлап та, хәлсезләнгән бал корты йөри. Менә ул тере шаһит! Тик теле генә юк. Егетнең урындыкта яткан чалбарын идәнгә кагам, аннан да өч-дүрт үле корт коела. Менә дәлилләр!
– Мин, энем, бер дә юкка синең йортка килмәдем. Алдан белеп, бу эшкә ачыклык кертер өчен биредәмен. Син сөйләмәсәң дә дәлилләр җитәрлек, иптәшең барысын да җентекләп сөйләп бирде инде, – дип ялганладым. – Билгеле, үзең дә төнлә кесәңә бал кортлары салып кызлар янына бармагансыңдыр, аларның берсе кесәңдә әле дә исән. Әгәр иптәшең сөйләмәсә, син әле дә төшеңдә тәмле бал ашап йоклап ятар идең дә бит... Киен! Иптәшләрең янына киттек, – дидем.
“Иптәшләрең” дигәнгә дә егет каршы килмәде, димәк, тагын өченче кеше дә булырга мөмкин. Икенче иптәше Хәлимне күрүгә мин көлеп җибәрдем.
– Энем, синең төнлә кайда йөрүең битеңә язылган, сорашып тормыйм, – дигән булдым.
Бал кортлары монысын ару сыйлаганнар, ике күз тирәсе дә шешенеп, күзләре каплана язган. Ике иптәшне үзара сөйләштереп тормас өчен шешенгән егетне авыл Советына алып киттем. Үзем белән алып килгәнен өченче иптәше артыннан җибәрдем.
Хәлим кысылган күзләре белән көчкә-көчкә генә аңлатмасын язып бетерүгә теге ике иптәше килеп керделәр. Кысык күзлегә, тышта көтеп торырга кушып, болардан да аңлатмалар яздырып алдым. Барысыныкын да укып, чагыштырып чыккач, тулы җинаять сурәте ачыкланды. Егетләрнең төнге табышы берсенең гаражында яшерелгән булып чыкты. Зыян күргән умартачыны чакыртып, яшерен урынга юнәлдек.
– Хәзер инде, иптәш тәмле тамаклар, умартачыга күпме матди зыян килгәнен исәпләп чыгарам. Егетләрне утыртырлык сумма чыгамы? – дип, аны умартачыга күрсәткән булам. Ул килешкән кебек баш кага.
– Опергруппа гына чакыртасы калды, – дигән булам. Егетләрнең берсе башын аска иеп елап җибәрде. Шулчак Хәлим дигәне беренче тотылган егетнең күз төбенә тондырды:
– Синең аркада!
– Юк, син үзең башлап мине саткансың! – дип, күз төбенә алганы сдача бирде. Алар, минем этлекне һаман аңламыйча, үзара дөмбәсләшә башлады. Көчкә тынычландырдым.
– Боларны холык төзәтә торган урынга озатмыйча булмас, – дип, умартачыга баш кагам.
– Башта урланган балымны, кәрәзләрне илтеп урнаштырырга кирәк, озатырга өлгерерсең! – ди ул.
Абзый белән килешәм.
– Егетләр синең карамакта, битлек кидермичә генә эшләт! – дип елмаям.
Аларның аңлатмаларын, абзыйның гаризасын планшетыма салып, иртәгә очрашырга сөйләшеп кайтып киттем. Бал яратучылар урлаган табышларын кире кайтарып, акча да өстәп, зыянны тулысынча капласалар, абзый гаризасын кире ала дип үзара сөйләшеп куйган идек. Шулай булып чыкты да.
Әлиф ГАЛИМОВ.
Уфа шәһәре.