+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 гыйнвар 2021, 10:20

"Зинһар, ярдәм итегез, янабыз бит!"

Җиде яшьлек кызы белән һәлак булган хатынның ярдәм сорап ялваруы күпләрне тетрәндерде.

Екатеринбургта торак йорттагы янгын вакытында "Twitter"да ярдәм cораган хатын үзенең җиде яшьлек кызы белән бергә һәлак булган.
12 гыйнварда төнлә Рассветная урамында тугыз катлы йортның икенче катында янгын чыккан. Йортта яшәүчеләрнең берсе "Twitter" социаль челтәрендә актив ярдәм сораган. Төнге сәгать өчтә хатын берьюлы берничә хәбәр язган.
"Ярдәм итегез, янабыз! Янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз! Төтен аркасында аскы катка төшә алмыйбыз. Мин бала белән бикләнеп калдым. Түбәндәге фатир яна, тыныбыз кысыла", - дип ялынган хатын.
Өлкә полиция идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, хатын һәм аның кызы янгын вакытында һәлак булган. Янгын чыгуның бер сәбәбе - ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин.
Янгын сүндерүчеләр янган бинадан 90 кешене эвакуацияләгән. Ут белән көрәштә шәхси составтан 30 кеше катнашкан. Янгынны бер сәгатьтән соң сүндергәннәр.
Фото: kamyshlov.net
Читайте нас