Мошенниклар «Уральские авиалинии» очучысы, Русия Герое Дамир Йосыповның Инстаграмдагы сәхифәсен "ваткан".
Исегездә булса, ул, һавада чакта авария хәле килеп тугач, пассажирлар тулы самолетны кукуруз басуында утыртканнан соң "Русия Герое" исеменә лаек булган иде.
Мошенниклар гамәле хакында Йосыпов "ВКонтакте"да үзе хәбәр итте һәм абунәчеләреннән аферистларның хәйлә-мәкерләренә ышанмауларын сорады.
Кичә пилотның Instagramдагы битендә әнисенә операциягә акча җыюы турында хәбәр пәйда булды. Янәсе, хатын юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм хәзер реанимациядә ята. Авиакомпаниядән хәбәр итүләренчә, хәбәрдә күрсәтелгән банк реквизитлары мошенникларга карый. Хәзер бу аккаунт юкка чыгарылган.
Ләкин күпләр акча күчереп өлгергән дә инде. Татарстаннан эшкуар һәм хәйрияче Фәрит Мифтахов та бар алар арасында. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итә.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Инстаграмда “әнигә ярдәм” дигән берьюлы дүрт пост чыккан. “Игътибарлы булыгыз! Мин ялгыш акча җибәрдем. 12 гыйнварга каршы төндә мошенниклар Дамир Йосыповның шәхси сәхифәсенә һөҗүм итте. Җинаятьчеләр “Урал авиалинияләре” пилоты исеменнән “Әни авариягә тарыды, операциягә акча кирәк” дигән ялган хәбәр язды”, - дип кисәтә Фәрит Мифтахов.
Фото: oblgazeta.ru