Әниләр! Кызларыгызга игътибарлы булыгыз!
Бурятиядә яшәүче 13 яшьлек кыз бала ябыга башлый һәм 14 килограмм авырлыкта кала. Анасы моны баланың авыруы белән аңлата, тик үзе табибларга мөрәҗәгать итми.
Заиграевский районында яшәүче 13 яшьлек кыз баланы 2020 елның 21 ноябрендә дәваханәгә китерәләр. Ул ябыгып беткән була. Балада чын мәгънәсендә сөяк һәм тире генә калган. Аны үлчәгәч, табиблар да шок халәтендә була: кызның 14 килограмм авырлыкта икәнлеге ачыклана. Табиблар Тикшерү комитетына һәм Прокуратурага хәбәр итә.
Әлеге вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә башлый. Шуннан соң «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазыйфаларны тиешенчә үтәмәү» мәддәсе буенча җинаять эше ачыла. Ябыгып беткән баланың бер авылда әнисе белән яшәвен ачыклыйлар.
Бу хатын өч баласын берүзе үстерә. Гаилә опека органнарында исәптә тормый. Хатын кызының коточкыч халәтен үзенчә аңлата. Аның сүзләренчә, бала туганда травма алган, аның гомум авыруы бар, шуңа күрә ябыккан. Хәзер тикшерү эшләре дәвам итә, экспертизалар билгеләнгән, баланың ябыгу сәбәбе ачыкланачак, диелә "Интертат"ның бу хәбәрендә.