"Мин бүген үземнең фаҗигале төстә һәлак булган апамны җирләдем. Шулай килеп чыкты, башка кеше юк иде. Без аның артыннан моргка килдек, безгә аны пакетта бирделәр. Йөзен ачуны сорагач, без ул түгеллеген аңладык. Мәрхүмәнең туганнарын оператив рәвештә тапканнар - аны алдагы көнне җирләгәннәр икән", - ди янгында һәлак булган хатынның сеңлесе Елена.
Хата ачыклангач, Елена хатын-кызның туганнары белән элемтәгә керә, аның гәүдәсен моргта эшләүчеләр туган апасының гәүдәсе урынына бирәләр. Хатынны моңа бер көн кала җирләгәннәре ачыклана. Каберләр кара-каршы булып чыккан. Һәлак булганнарның туганнары кабат күмү оештырмаска карар кылган, тәреләрне алыштырганнар һәм документларны яңадан рәсмиләштергәннәр.
Фото: кп.ру