-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 гыйнвар 2021, 12:40

Барысы да янып үләсе булган....

Әл дә кыю бала югалып калмаган....

Әл дә кыю бала югалып калмаган...

Янгын былтыр 13 декабрьдә Учалы шәһәрендәге шәхси йортта чыккан. Утта тулы бер гаилә һәлак була алган — бу вакытта анда 2004 һәм 2009 елгы ике кыз, шулай ук 1970 елгы ир була.

Соңрак ачыкланганча, мичтә утынны яндыру өчен әлеге ир махсус сыекча кулланырга булган, бу исә янгынга китергән.

"Шартлаган тавыш ишетеп, бүлмәдә булган кызларның өлкәне ирнең куллары һәм өске киемнәренә ут кабуын күрә. Мич алдындагы идән дә яна башлый. Ир шок хәлендә булган вакытта, кыз югалып калмаган һәм янган киемне сүндергән.

Аннары кыю бала кисәү агачы белән тәрәзәне ватып, сеңлесен чыгара һәм ир-атка кычкыра. Тәрәзәдән чыккач, алар янгын турында күршеләренә хәбәр итә', — дип искә ала бу очрак турында оператив рәвештә урынга килгән янгын сүндерүчеләр.

Мәктәп укучысы үзе тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә алган белемен куллануын әйткән.

Фото: башинформ
Читайте нас: