-8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 гыйнвар 2021, 11:45

Ял итәргә барган булганнар...

Әниләре белән ике баланың үлеменә кем гаепле?

Әниләре белән ике баланың үлеменә кем гаепле?
16 гыйнварда Туймазы районындагы авария дүрт кешенең, шул исәптән ике баланың гомерен өзгән.

Алар - 8, 15 яшьлек малайлар, аларның 35 яшьлек әниләре һәм 18 яшьлек кыз. «Лада Приора» һәм йөк машинасы бәрелешкән вакытта җиңел автомобиль салонында биш кеше булган.

18 яшьлек шофер егет Туймазы районы дәваханәсенә китерелгән. Шунысы игътибарга лаек: 10 көннән соң исән калган пассажир туган көнен билгеләп үтәргә тиеш.

Ике улы белән һәлак булган ана һәм аның племяшкасы «Кандракүл» тау чаңгысы курортына ял итәргә китеп барганнар...

Фото: башинформ
Читайте нас в