Уфада яшәүче 83 яшьлек Тәримә Таймасова элмәк белән бәйләп, үзенә операциягә акча җыя. Аның күзләренә оперция эшләргә кирәк, ул күрми...
Бәләкәй чагында аны әнисе өеннән куып чыгарган, кияүгә чыккач, ире еш кына кыйнаган. Кызлары белән дә мөнәсәбәтләре яхшыдан түгел. Өлкәнәя башлагач, күзләре начар күрә башлый аның. Мәскәүгә барып дәваланырга, операциягә акча кирәк булгач, ул кечкенә чагында әнисе өйрәткән шушы шөгыльне исенә төшерә. Бәйләмнәрен сата башлый. Әбекәй шул рәвешле 300 мең сум акча эшли. Әмма аферистлар аны бу акчасыннан да яздырган.
- Кызларым кияүгә чыккач, фатирны аларга бүлеп бирдем. Үзем кем кертә, шуңарда яшәдем. Бераздан шулай да шушы фатирга акча җыя алдым. Пенсиям зур түгел. Җәен өй алдындагы агач буена чыгып, бәйләмнәремне сатам. Үлгәч тә кемгәдер авырлыклар китерәсем килми. Җирләүгә кирәкле барлык әйберләрне дә алып куйдым. Әле Мәскәүгә барып операция эшләтүгә акча җыям, - ди ул.
Кызлары белән әби аралашмый. Әмма аңа оныгы ярдәм итә. Икенче оныгы белән аралашса да, аның белән сирәк кенә күрешә, чөнки анысы Төркиядә яши.
Карчык беркемнән дә ярдәм сорамый, үз көченә генә таянырга өйрәнгән ул. Ходай ярдәм бирсен, дияргә генә кала бу очракта...