Русиядә сөйләшә белгән бала туган.
Яңа туган малай Норильск бала тудыру йортында табибларны шаккатырган. Сабый дөньяга килгәч, сөйләшә башлаган.
Башта ул "әти" дип әйткән. Ә тагын бер тәүлектән соң — "әни" дигән.
Акушер Марина Панова мондый феноменны аңлата алган. Аның сүзләренә караганда, бала туганчы ук сөйләшергә өйрәнә ала. Әгәр хатын-кыз авырлы чакта сабый белән аралашса, бу аның үсешенә уңай йогынты ясый. Панова, шулай ук, билгеләп үткәнчә, гадәти булмаган балалар ешрак туа башлаган, бу дөньядагы үзгәрешләр белән бәйле.
Фото: sufps8.ru