-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 гыйнвар 2021, 16:00

"Машина каршыга кинәт килеп чыкты..."

Башкортстанда ике кечкенә баланың һәм аларның әти-әнисенең гомерен куркыныч авария өзде.

Башкортстанда ике кечкенә баланың һәм аларның әти-әнисенең гомерен куркыныч авария өзде.
"Кызыл таң" хәбәр иткәнчә, 22 гыйнвар иртәсендә М-5 Самара – Уфа — Чиләбе автомобиль юлының 1483нче чакрымында Volkswagen Polo һәм Mercedes йөк машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильдән дүрт кеше һәлак булган: руль артында булган 28 яшьлек хатын-кыз, аның 34 яшьлек ире һәм ике баласы — җиде яшьлек малай һәм тугыз яшьлек кыз.
Фура йөртүче төбәк автоинспекциясе вәкилләренә бу хәл турында түбәндәгеләрне хәбәр итте.
«Мин товарны Шакшада төядем, М-5 трассасына чыктым, Мәскәү ягына таба хәрәкәт иттем. Минем якта машиналар юк иде. Ике-өч машина каршыга килә иде. Якынча, алар минем белән тигезләшкәндә, өченче машина каршыга кинәт килеп чыкты, ара зур түгел иде. Әлбәттә, мин тормозга бастым, әмма моның файдасы булмады...", — дигән Mercedes йөк машинасы йөртүчесе.

Һава шартларына килгәндә, ир җепшек кар һәм тайгак булуын әйткән.
Фото: башинформ
Читайте нас: