-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 гыйнвар 2021, 10:00

Миллионнарын килеп алмыйлар...

Менә сиңа мә, монда көчкә очын-очка ялгыйсың, ә алар откан акчаларын да килеп алмый!..

Менә сиңа мә, монда көчкә очын-очка ялгыйсың, ә алар откан акчаларын да килеп алмый!..
Башкортстанның 12 кешесе Яңа ел лотереясында миллион сум акча отып, әлегә кадәр аны сорап мөрәҗәгать итмәгән. Бу хакта «Столото» матбугат хезмәте хәбәр итте.
– "Русское лото"ның Яңа ел нәтиҗәләре буенча 1 гыйнварда илдә 581 яңа миллионер пәйда булды, ә Башкортстан миллионерлар саны буенча иң уңышлы төбәкләр рейтингында өченче урынны алды: 1 миллион сумны төбәкнең берьюлы 22 кешесе отты, аларның 10сы отыш алуны сорап мөрәҗәгать итте инде, – ди лотерея вәкилләре.
Алар яңа ел лотереясында катнашучыларны үз билетларын тикшерергә һәм акчаларын килеп алырга чакыра. Тулаем алганда, отыш артыннан соңрак мөрәҗәгать итү нормаль күренеш – бигрәк тә гыйнвар аенда. Бәхетлеләрнең миллион артыннан килү өчен тагын ярты елы бар.
Акча җиңүчене өч ел көтә ала, әмма җитди сәбәпләр буенча гына. Әлеге вакыт узгач, акчалар Русия бюджетына күчереләчәк.
Фото: ntv.ru
Читайте нас: