+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 гыйнвар 2021, 19:25

Өйләренә кайтып җитә алмадылар...

Бүгенге коточкыч авариядә һәлак булган гаилә Новосибирскига кайтып барган булган.

Бүгенге коточкыч авариядә һәлак булган гаилә Новосибирскига кайтып барган булган.

Билгеле булуныча, бүген Уфа районының Шамонино авылы янында Салоновлар гаиләсе – Владимир һәм Анастасия, аларның балалары һәлак булды. Гаилә Мәскәүдән Новосибирскига өйләренә юл тоткан була. Аларга 2000 километр юл узарга туры килә.

- Ышанычлы, игелекле, ихлас кешеләрне югалту кайгысын сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Бүген безнең дустыбыз Владимир Капитан хатыны Настя, балалары белән фаҗигале төстә һәлак булды. Хис-тойгыларны йөгәнләү авыр... Без туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ярдәм күрсәтү өчен адреслы белешмәләр туганнары белән килешкәннән соң күрсәтеләчәк, - дип язган «Төнге бүреләр» мотоклубы вәкилләре. Владимир шул төркемдә торган.

Алар бәрелгән йөк машинасы шоферы белдерүенчә, машина аның каршысына кинәт килеп чыккан, тормозга басуның мәгънәсе булмаган...

Фото: кп.ру


Читайте нас: