-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар 2021, 12:45

Армиядән... төрмәгә?

Уфадан 21 яшьлек Тимур Гыйззәтуллинны армиядән кайтканнан соң өч ай узгач тоткарлыйлар.

Уфадан 21 яшьлек Тимур Гыйззәтуллинны армиядән кайтканнан соң өч ай узгач тоткарлыйлар.

Яшь кешене 20 яшьлек хезмәттәшенең үлеменә катнашы бар дип шикләнәләр. Хәзер Тимур Бөек Новгородта СИЗОда утыра. Аның туганнары Тимурның нидәдер гаепле булуына ышанмый, адвокат яллаганнар һәм «гаделлек тантана итәр», дип өметләнәләр.

"КП-Уфа" Тимурның әнисе белән аралашкан.

- 2020 елның 4 июлендә Тимур сержант званиесендә армиядән кайтты. Ял итте, ә аннары октябрьдә Выборгка эшкә китте. Бер атна гына эшләде, аның артыннан тикшерүчеләр килгән, тоткарлаганнар, уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә шикләнәләр, - дип сөйли ханым. – Хәрби частьта сәер хәл-шартларда аның хезмәттәше үлгән булган.

2 июльдә частьта построение булган, 3ендә егетнең температурасы күтәрелә, корсагында авырту барлыкка килгән.

- Улым 3 числода аны санчастька җибәрүе турында сөйләде. Аннары ул госпитальгә эләгә, хәле начарлана. Сепсис башлана. Бер тәүлек эчендә вафат була, - ди әнисе. - Шаһитлар ул солдатның построениега соңга калуы һәм улымның аның аркасына йодрык белән бәрүе хакында сөйли. Тимур, әлбәттә, моны кире кага һәм аның соңга калганын хәтта хәтерләмим дә, ди.

Ата-аналар яхшыга өметләнә.

Фото: кп.ру .


Читайте нас: