Билгеле булганча, «На-На» төркеменең продюсерын дәвалау учреждениесенә улы алып килгән.
Ул наркология бүлегендә.
Табиблар, Алибасовны карап чыккач, аны реанимациягә салу турында карар кабул иткән. Аның хәле озак вакыт хәмер кулланганнан соң начарайган.
Соңгы өч атнада бигрәк тә. Шаһитларның сүзләренә караганда, ул аягында көчкә басып торган һәм бер тапкыр баскычтан егылып төшкән.
Хәзер аңа баш мие энцефалограммасы, анализлар ясалачак.
Бик күп эчмәгез инде, Барый Кәримович!
Фото: РИА Новости