-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар 2021, 17:05

Бу бәндәне кем дип атарга була?

Белорет районында яшәүче 12 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз бик авыр хәлдә калганнар.

Белорет районында яшәүче 12 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз бик авыр хәлдә калганнар.

Аларның 34 яшьлек әниләре даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллана һәм үз балалары турында бөтенләй оныткан. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Ваемсыз ана 2016 елдан бирле профилактик исәптә тора. Аның 12 яшьлек улы күпмедер вакыт әтисе белән яши, ә әнисе баласын тәрбияләүдә бөтенләй катнашмый. 7 яшьлек кызның хәле бөтенләй аяныч – аңа эчкече ана белән яшәргә туры килә.

Хатын әшнәләре белән еш югала, кызын карамый. Берничә тапкыр аның белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән, әмма ул төзәлергә уйламаган.
Тиздән 7 яшьлек кызны балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка алалар. Приютта сабыйның бик күп авырулары ачыклана.

Хәзерге вакытта Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча дознание бүлеге хатынга карата “балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү” мәддәсе буенча җинаять эшен тикшерә.

Фото: башньюс
Читайте нас в