-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар 2021, 12:10

Хатынны ел ярым эзләделәр...

Аны акча өчен бер танышы буып үтереп, паркта күмеп куйган булган.

Аны акча өчен бер танышы буып үтереп, паркта күмеп куйган булган.

Уфада 2,2 миллион сум өчен танышын буып үтереп, паркта күмгән 45 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр. Мәрхүмә 1,5 ел хәбәрсез югалган дип санала.

Җинаять 2019 ел башында булган. Гаепләнүченең дус кызы 2,2 миллион сумга фатир саткан. Аның таныш ире, акчаны алырга теләп, аны үтерүгә бара. Ирнең бу хатынга бурычы булган. Аны кире кайтару тәкъдиме белән ул 35 яшьлек ханымга гаражында очрашу билгели.

Очрашуда гаепләнүче хатынны буып үтерә, ә аннары 2,2 миллион сумнан артык акчасын урлый. Җинаять кылганнан соң, ул хатынның мәетен гаражының чокырында калдыра һәм вакыйга урыныннан качып китә. 2019 елның апрелендә шикләнелүче мәетне чыгарып, Калинин исемендәге паркта күмә, - дип сөйләделәр Тикшерү комитетында.

Шул ук елның февралендә хатынның әнисе кызының хәбәрсез югалуы турында белдерә. Бу эш белән җинаятьчеләрне эзләүчеләр шөгыльләнә. Эзтабарлар хатынны үтерү шаһитын таба алган. Ул ел ярымнан артык дәшмәгән, чөнки үч алудан курыккан.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Аны өч мәддә буенча хөкем итәчәкләр.

Фото: кп.ру
Читайте нас: