-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар 2021, 12:35

Песинең туган көнендә...

Тантанада катнашкан кунаклар коронавирус йоктырган.

Тантанада катнашкан кунаклар коронавирус йоктырган.

Чилиның Вальпараис шәһәрендә берьюлы 15 кеше песинең туган көнен бәйрәм иткәндә коронавирус йоктырган, дип яза Daily Mail.

Бәйрәм хөрмәтенә оештырылган кичәдә 10 кеше катнашкан, аларның инфекциягә тест нәтиҗәләре уңай нәтиҗә күрсәткән. Тагын биш кеше – песи хуҗасының туганнары.

Билгеләп үтелгәнчә, кайбер пациентларның хәле авыр дип бәяләнә, алар хастаханәдә. Белгечләр мәгълүматлары буенча, авыруны йоктыручы пациент песи хуҗасы булырга мөмкин. Шул ук вакытта хайванның үзенә коронавирус йокмаган, дип ачыклык кертә "Газета.ру".

"Чир йоктыруның песинең туган көненнән соң килеп чыкканлыгын ишеткәч, мин моны шаярту дип уйладым - алар, мөгаен, нәрсәнедер яшерергә тырышканнардыр", - дип сөйләде Чили Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәк секретаре Франсиско Альварес.

Фото автор.
Читайте нас: