Сак булыгыз: киберҗинаятьчеләр!
Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныткан киберҗинаятьчеләр Башкортстаннан Ханты-Манси автономияле округында вахта ысулы белән эшләгән ирнең 1,7 миллион сумнан артык акчасын урлаган, дип хәбәр итте төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Ачыкланганча, 44 яшьлек ир 90 тапкыр аз-азлап мошенникларга акча күчергән. Үзенең алдануын аңлагач кына вахтачы полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның полициягә биргән гаризасыннан күренүенчә, иргә ул счет ачкан банктан бер “хезмәткәр” хатын-кыз шалтыраткан һәм, янәсе, билгесез кешеләрнең депозиттан 8 мең сум алырга һәм аңа кредит рәсмиләштерергә маташуы турында хәбәр иткән. Ир ышанмаган, банкның мобиль кушымтасына кергән һәм шикле бернәрсә дә тапмаган.
Билгесез кыз яңадан шалтыраткан һәм счетлардан янә акча алырга омтылулары турында белдергән һәм ирне, имеш, “банкның хәвефсезлек хезмәте” белән тоташтырган. “Хәвефсезлек хезмәте” киберурлашу омтылышларын раслаган. Шуннан соң әлеге ир мобиль кушымтада 1,9 миллион сум акча барлыгын күреп алган, моны кредит буларак рәсмиләштергән, аннары акчаларны алган да 90 тапкыр вак суммалар белән билгесез телефон номерларына күчергән.
Псевдохезмәткәр вахтовикны: “Сезгә полицейский шалтыратачак һәм без әйткәннәрнең барысын да раслаячак”, - дип ышандырган, чөнки “киберҗинаять белән көрәш буенча уртак операция үткәрелә” имеш. Шулай ук иргә банкның "кайнар линиясенә" мөрәҗәгать итмәскә, ә моның урынына полициягә шалтыратырга киңәш иткәннәр.
Җинаятьчел һөҗүм итүдән зыян 1,7 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Җинаять эше кузгатылган.
Фото:oir.mobi