-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 гыйнвар 2021, 14:10

“Брат братның көтү көткәненә рад...”

Абый-апалары төпчек энеләренең туган нигезне саклап кына ятуын теләгән иде дә.

Абый-апалары төпчек энеләренең туган нигезне саклап кына ятуын теләгән иде дә.

Әлфир, күзләрен куркыныч акайтып, энесе Фәнил янына килеп басты да, фатирына күрсәтеп: “Бу йортка син лаек түгел, син аны законсыз алгансың!” – дип җикеренде. Шул вакытта Әлфирнең өлкән улы Мөслим йөгереп килде дә, тынычландырырга тырышып, Әлфир белән Фәнилнең арасына басты, аннары әтисен култыклап, бер як читкә алып китте...

...Алар гаиләдә биш бала үсте. Иң олы абыйларына әтиләре сугышка киткәндә нибары 9 яшь иде. Әтиләрен фронтка озаткач, нинди михнәтләр күреп яшәгәннәрен әниләре Әнисә апа гына белгәндер. Балаларга кияргә юньле кием юк, ашау ягы да бик начар. Бакча тутырып бәрәңге үстерәләр дә соң, тик барлык байлык шул бәрәңге генә булгач, анысы да язга кадәр җитми. Язын бәрәңге җиреннән көздән калып черегән бәрәңгеләрне җыеп, кәлҗемә көлчәсе пешереп тукланалар. Соңыннан үлән азыклары, балык тоту, гөмбә җыю китә.
Иң үзәкне өзгәне – гаиләгә салынган салымнар. Үзеңнең ашарыңа бармы, балаларың ач-ялангач түгелме, дип һич сорамыйлар, бер белгәннәре “давай”. Җитмәсә, әтиләреннән дә һич хәбәр булмады, 1946 елда гына “хәбәрсез югалды” дигән хат килде.
...Беркөн шулай Әнисә апа балаларының киемнәрен юа иде. Шулчак капкадан агент Саҗидә килеп керде. Керү белән Әнисәгә: “Җиңги, нигә салымыңны түләмисең, пенясе генә дә хәзер 100 сумнан артты, хәзер үк түлә! Аннары, самолет алырга акча җыябыз, аңа 200 сум, хәзер үк бир!” – дип кычкырынды. Әнисә апа анадан тума шәрә балаларын чыгарып бастырды да: “Әтиләренең башына җиттегез, хәзер менә балаларын алып китегез, минем аларны карарга хәлем калмады, шул булыр сезгә салым һәм самолетка акча!” – диде. Саҗидә бу йорттан ничек чыгып тайганын үзе дә сизми калды...
Әнисә апаның өлкән улы Гариф бер көнне чабата үрергә өйрәнеп кайтты. Үзе генә үрү түгел, энеләре Әлфирне һәм Гомәрне дә өйрәтте. Бу эш гаилә өчен зур ярдәм булды ул чакта. Хет чабата сатып алу өчен акча табасы калмады. Эшкә тиз өйрәнүчән иде Гариф. Чиләк төпләү дисеңме, чаңгы ясау, тәрәзә рамнары эшләү дә аның кулыннан килә иде. Бик тырыш булды. Шул һөнәрләре белән әнисенә гаиләне карашты ул.
Гаиләдә икенче бала булган Әлфир дә абыйсыннан калышмады. Алардан күреп, Гомәр дә күп эшкә өйрәнде. Ә өйдә бердәнбер булган кыз Зифа әнисеннән бәйләм, чигү, палас сугу, шәл бәйләү эшләрен бик тырышып өйрәнде. Кечкенә Фәнил генә бу эшләрне башкара алмый иде әле. Шулай да көтүгә мал куу, каршы алу кебек вак-төяккә ярады ул.
Еллар никадәр авыр булса да, үтә торды. Инде үсеп буй җиткергән Гарифка да армия сафларына барырга вакыт җитте. Ул Ерак Көнчыгышта – Сахалин утравында өч ел хезмәт итеп кайтты. Кайтканнан соң гаилә корды. Әнисә апа аны үзенә терәк булыр дип өмет иткән булса да, бу акланмады. Хатыны, Гарифны буйсындырып, яшәргә икенче районга алып чыгып китте.
Гариф армиягә киткәч, бер елдан соң Әлфир дә Уфага эшкә китеп урнашкан иде. Армиягә дә шуннан алынды ул. Ырынбур ягында танк частенда хезмәт итте. Хәтта ул елларда Ырынбур далаларында атом бомбасын сынауда да катнашты. Соңыннан аларның частен Әрмәнстанга күчерделәр. Армиядән кайткач, Бөре шәһәрендә механизаторлар курсын тәмамлап, башта – Сибайда, соңыннан Уфада яшәде. Гаилә корып, ике ул үстерде. Үзе экскаваторда эшләде, Уфада иң зур объект­лар­ның – авиация институтының, тимер юл вокзалының һәм башка объектларның нигезен казыды.
Әлфир солдат хезмәтеннән кайтып өл­гермәде, Гомәр дә армиягә китте. Ул да Ерак Көнчыгышта, Владивосток шәһәре янында урнашкан частьта 3 ел хезмәт итте. Әлбәттә, кайткач, гаилә корды һәм ул да башта – Сибайга, соңыннан Уфага кайтып урнашты.
Инде чират Зифага җитте. Ул да Сибай шәһәренә барып урнашты. Кияүгә чыкты. Берничә елдан соң Үзбәкстанга киттеләр. Ә туган йортта Әнисә апа кече улы Фәнил белән генә торып калды.
Фәнил укырга бик сәләтле булып чыкты. Яшь чагында гариплек алганга күрә, аны армиягә алмадылар. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшләде. Укырга керергә барып карады, тик абыйлары: “Бар, авылда тор, әнине кара!” – дип, борып кайтарды. Аларның исәпләре буенча, Фәнил һөнәр алырга тиеш түгел, авылда яшәп, әнисен карарга, абыйлары кайтуга “бал әчетеп”, ит әзерләп торырга тиеш иде. Ә гаилә корырга ярамый, ни өчен дигәндә, кече килен әнине сыйдырмаячак!
Фәнил дә үзсүзле булып чыкты. Абыйларын тыңлады, тик үзенчә эшләде. Башта техникум тәмамлады, берничә елдан соң авыл хуҗалыгы институты дипломын алды. Соңыннан хәтта Мәскәү Авыл хуҗалыгы академиясен дә тәмамлады. Гаилә корып, ике малай, бер кыз үстерде. Бик зур вазыйфаларда эшләде ул. Тормышлары да мул булды, әниләрен дә читкә типмәде алар.
Ә Әнисә апа, нинди авыр тормыш кичерсә дә, бик нык, таза булды. Бары 90 яшьне тутырып узгач, балаларына авырлык китермичә генә бакыйлыкка күчте. Әнисә апа үлгәннән соң Фәнил туып-үскән өен – кызы белән киявенә, ә йортны шул авылда яшәүче авылдашына бирде. Менә шуннан соң башланды да инде мәхшәр. Абыйсы Әлфир һәм апасы Зифаның туган йортлары һәм өйләре исләренә төште. Алар, еш кына кайтып, өй таптыра башлады. Фәнилнең фатиры зур, ә аларныкы кечкенә. Зифаның хәтта яшәргә урыны да юк. Аларның икесенә дә һичкичекмәстән өй кирәк, ә әзерен алырга акча кирәк.
Көннәрдән бер көнне хатынын, ике улын, Зифаны ияртеп, Әлфир кайтып төште. Күренеп тора, көнчеллеге йөзенә чыккан. Килеп кергәч тә исәнләшми-нитмичә: “Безгә срочно я өй, я акча бир!” – дип җикеренә башлады. Ә Фәнилнең: “Әни исән чакта нигә кайтып карамадыгыз соң, өй дә, йорт та сезнеке булыр иде!” – дигәненә колак та салмады алар. Ә инде ихатага чыккач, Әлфир, күзләрен куркыныч итеп акайтып, Фәнил янына килеп басты да, энесенең фатирына ымлап: “Бу фатирга син лаек түгел, син аны законсыз алгансың!” – дип, тавыш куптарды. Аны өлкән улы читкә алып китмәсә, бәлки, сугышкан да булырлар иде...
“Брат братның көтү көткәненә рад”, ди халык мәкале. Әгәр Фәнил, үзсүзләнеп, уку йортлары бетереп, һөнәр алмаса, әгәр ул гомере буе көтү көтеп яшәсә, абый-апалары кайтуга алар теләгәнчә “бал әчетеп”, ит, май җибәреп торса, ничек шатланыр иде дә бит алар! Ләкин Фәнил андый кеше булмады шул. Шуның өчен алар ничек ачуланмасын да ничек көнләшмәсен!

Фуат Мусин.
Читайте нас: