Салаваттагы 16нчы холык төзәтү колониясе территориясендә булган бу хәл.
Режимлы учреждение хезмәткәрләре тоткыннар өчен посылкалар салынган квадрокоптерны күреп кала.
"Посылкада кәнфит һәм казылыклар урынына колониядә тыелган кесә телефоны, ике Wi-fi-роутер һәм чыбыксыз фурнитура табылган. Әлбәттә, аларны тоткыннарга бирмәгәннәр, ә тыелган әйберләр җибәрүче хәзер ачыклана.
- Бу факт буенча тикшерү үткәрелә, - дип аныкладылар Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: кп.ру