+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 гыйнвар 2021, 12:20

Карны кем болай төргән?..

Бу атнада шәһәр халкы шаккатыргыч күренешкә тап булган.

Бу атнада Мәскәү халкы моңа кадәр беркайчан да күренмәгән, гадәти булмаган табигый күренешнең шаһиты булган. Шәһәрнең төрле урыннарында, паркларда кар "рулоннары" яки "әкәм-төкәмнәр" барлыкка килгән. Бу хакта "Вести-Мәскәү" хәбәр итә.

Башта кешеләр гүзәллекне балаларның эше дип уйлаган, әмма кар “әкәм-төкәмнәре” янында бернинди аяк киеме эзләре дә булмавы әлеге уйдан баш тартырга мәжбүр иткән.

Баксаң, мондый гаҗәеп матур бизәкләрне табигать үзе булдырган икән. Көчле җил калкулыктан карны әйләндерә-әйләндерә аска алып төшкән.
“Рулет” кар өемнәре барлыкка килү өчен билгеле шартлар кирәк икән: карда, боздан тыш, температура нольдән бераз югарырак һәм билгеле тизлектәге җил.

Фото:vesti.ru
Читайте нас: