Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 гыйнвар 2021, 14:40

Паспортын гына югалткан булган...

18 ел төрмәдә утырган хатын, ниһаять, туган иленә әйләнеп кайткан.

18 ел төрмәдә утырган хатын, ниһаять, туган иленә әйләнеп кайткан.

Һиндстанның Махараштра штатындагы Аурангабад шәһәрендә яшәүче бер хатын Пакистанга китә һәм 18 елга төрмәгә эләгә. Бу хакта "Times News" басмасы хәбәр итә.
2003 елда 65 яшьлек Хасина Бегум иренең туганнарын күрү өчен Пакистанның Лахор шәһәренә китә. Шунда ул паспортын югалта һәм аны төрмәгә утырталар. Анда хатын 18 ел гомерен үткәрә. Бегум үзенең гаепсез булуын аңлатырга тырышып карый, ләкин аны берсе дә ишетми.
Пакистан хакимияте качак хатынны Аурангабад полициясеннән мәгълүмат килгәч кенә төрмәдән чыгарырга карар кылган, анда хатынның шәһәрдә йорты булуы һәм шунда ук теркәлгәнлеге әйтелә.
“Мин бик күп сынаулар үттем, хәзер туган илемдә үземне оҗмахка эләккән кебек хис итәм”, – дигән күпне кичергән һинд хатыны.

Фото:ru.sputnik.kg
Читайте нас в