Гыйнварда Уфаның 1нче лицееның берьюлы ике педагогы вафат булган.
Алар - 60 яшьлек тарих укытучысы Зөлфия Хөбәйбуллина һәм директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, 53 яшьлек Элина Сәгыйтова.
Аларның үлеменә коронавирус сәбәпче. Директор педагогларның үлеменең төгәл сәбәбен әйтүдән баш тарткан, әмма Instagramдагы учреждениенең рәсми аккаунтында Элина Сәгыйтованың COVID-19дан вафат булуы күрсәтелгән.
Ике педагогның да авыру йоктыру шартлары ачыкланган инде: берсе — туганыннан, икенчесе - Мәскәүдән дуслары белән очрашудан соң инфекция эләктергән. Бу гыйнвар каникуллары вакытында булган, шуннан бирле Хөбәйбуллина белән Сәгыйтова мәктәпкә йөрмәгәннәр...