+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 февраль 2021, 13:55

Барысына да мәхәббәт гаепле...

Бөредә югалган 25 яшьлек Яков Бородийның дуслары һәм якыннары аны эзләүдә ярдәм сорый.

Бөредә югалган 25 яшьлек Яков Бородийның дуслары һәм якыннары аны эзләүдә ярдәм сорый.

Әңгәмәдәшләр мәгълүматы буенча, соңгы тапкыр ул 21-22 гыйнвар төнендә элемтәгә чыга. Шуннан бирле Яков турында бернинди мәгълүмат та юк. Эш белән тикшерүчеләр һәм полиция шөгыльләнә.

«Соңгы хәбәрендә ул дусларына барып җитәргә тиешлеген язды, аннары телефоны утыруын әйтте. Нәтиҗәдә, телефон өзелде, үзе дә юкка чыкты. Башка аны беркем дә күрмәгән», - дип сөйли таныш егете.

Соңрак Яковның бу төнне йөргән кызы белән сүзгә килүе ачыклана. Кыз башка егетләр компаниясендә булган.

"Барысы да мәхәббәт аркасында килеп чыкты. Ул кызны ярата, тик тегесе башка егетләр белән булган", - ди дусы.

Соңгы хәбәрендә Яков: "Гафу итегез" - дигән язу калдырган.

Фото: горобзор
Читайте нас: