+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 февраль 2021, 10:50

Бер бәхетең булмагач...

Лилия Сәлахетдинова ире белән аерылышкан...

Лилия Сәлахетдинова ире белән аерылышкан...
Алар ике ел бергә яшәде. Кызганычка каршы, балалары үлемен дә кичерделәр...

"Ярдәм" мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары әгъзасы, танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова иреннән аерылган. Бу турыда ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Этап үтелде. Әгәр тормыш китабымны язсам, әлеге бүлекне нәкъ шулай атар идем. Бер үк эчтәлектәге миллион сораулар килеп өелгәнче, хәзер әйтүем яхшырак.

Әйе, ике ел матур һәм тату яшәгәннән соң, без аерылыштык. Мин Аллаһы Тәгаләгә миңа ир һәм мин хыялланырга да курыккан бала бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтле.

Ирем миңа бик яхшы мөнәсәбәттә булды, кулларында күтәреп йөртте, янәшәмнән китмәде.

Алга таба нинди планнар? Яшәргә!

Матбугат чараларын бу турыда сорап борчымауларын үтенәм.

Аерылышуыбызның сәбәбен әйтмәскә сөйләштек. Безнең моңа хакыбыз бар. Бу — безнең тормыш, һәм аның сәбәбен хәтта якын туганнарыбыз да белмәячәк», — дип язган шагыйрә.

Фото: Инстаграм


Читайте нас: